Ел башыннан районның 88 шоферы административ штрафларны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен җәзага тартылган.
Материаллар ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре тарафыннан төзелгән. Бер материал буенча – арест, өчесе буенча – мәҗбүри эшләр, калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф билгеләнгән. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары хезмәтләре белән берлектә гражданнарның ике транспорт чарасына арест салган.
Кагыйдә бозучыларның бердәм мәгълүматлар штраф түләмәүчеләрне вакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясе чикләренә чыгу хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Транспорт чарасына арест салу кебек бурычны кайтару чарасы да актив кулланыла, нәтиҗәдә ул бурычны каплау өчен сатылып җибәрелергә мөмкин. Мондый күңелсезлекләргә юл куймас өчен, ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автомобиль инспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.
РФ КоАПның 32.2 маддәсе 1 өлешенә нигезендә административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга, яисә унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартуга китерә.
Нет комментариев