Сөнчәледә мөгезле эре терлекләр саны арткан
Соңгы яңалыклар

Сөнчәледә мөгезле эре терлекләр саны арткан

Сөнчәле авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы узды.

Хисап доклады белән җирлек башлыгы Ирина Крайнова чыгыш ясады. Җирлек территориясендә 575 кеше яши, 2022 елда 7 кеше үлгән, 3 бала туган.

2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча җирлекнең үз кереме 115 процентка үтәлгән. Хәл итү таләп ителгән проблемалар арасында: Сөнчәле мәдәният йорты бинасының тузган булуы, фермадан авылга кадәр юлның начар торышта булуы. Ул 2005 елда салынган, чокырларны ремонтлау бары тик бер айга гына җитә.

Халыкны реаль тормыш сыйфатын яхшыртуга җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы – үзара салым программасы. 2022 елда һәр кешедән 300әр сум акча җыйганнар. Нәтиҗәдә үзара салым акчасы 115 800 сум җыелган. Республикадан бирелгән субсидия белән бергә ул 579 000 сумга кадәр арткан.

Бу акчаларга торак пунктлар урамнарына вак таш сатып алганнар һәм җәйгәннәр, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары (13 данә), насос сатып алганнар, территорияләрне чабып торганнар, урам утларына агымдагы ремонт үткәргәннәр һәм хәзерге вакытта юлларны кардан чистарталар. Быелгы үзара салым акчасына да планнар билгеләнгән.

Җирлектә 262 шәхси хуҗалык бар, 2 – КФХ, 4 – шәхси хуҗалык эшли.

Шәхси хуҗалыклар актив үсә, анда 400 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 193 сыер исәпләнә. Хисап елында авыл халкы мөгезле эре терлекнең баш санын саклап кына калмыйча, арттырганнар да– өч хуҗалыкта 10 баштан артык, тугызында – биштән артык сыер исәпләнә, җидесендә дүрт баш сөтлебикә бар. Ун хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнә. Халыктан сөт җыюны Геннадий Карандаев һәм Александр Ласточкин уңышлы гамәлгә ашыра. Алар тапшырылган сөт өчен халык белән вакытында исәп-хисап ясыйлар. Хисап чорында халыктан 12 553 405 сумлык 449134 литр сөт җыелган, шулай ук 3 млн. сумлык терлекчелек продукциясе җитештерелгән һәм сатылган. 2022 елда халык савым сыерларын тотуга һәм ветеринария профилактика чараларын үткәрүгә 694 200 сумлык субсидия алган.

Авыл җирлеге халкы, бюджет хезмәткәрләре, мәктәп укучылары көче белән ел дәвамында урамнарны төзекләндерү, чишмә, зират территорияләрен чистарту, санкциясез чүплекләрне бетерү буенча эш алып барылган.

– 2022 елга йомгак ясап, безнең авыллар чистара һәм матурлана. – Һәм бу сезнең зур казанышыгыз, хөрмәтле авыл кешеләре, – дип белдерде җирлек башлыгы.


Нет комментариев