Сөмбел әби милли серләрне ачты
Соңгы яңалыклар

Сөмбел әби милли серләрне ачты

Район мәдәният йортында «Сөмбел әби серләре» дигән татар мәдәнияте бәйрәме узды.

Бу – районда яшәүче халыклар мәдәниятенә багышланган өченче кичә: «Кӗр сăри» чуаш милли бәйрәме, «Оляпка» рус мәдәнияте концерты зур уңыш белән узды. Һәм менә мәдәният йорты фойесында кунакларны татар милли костюмнарындагы башкаручылар халык җырлары белән каршы алдылар, кайнар чәй, татар милли камыр ризыклары белән сыйладылар.

Туган як тарихын өйрәнү музее татар милли стилендә эшләнгән көнкүреш әйберләре, кием-салым, бизәнү әйберләре күргәзмәсен тәкъдим итте.

«Сөмбел әби серләре» концерт программасы беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәде. Авыл тормышы, яшьләр язмышын берләштерү турында театральләштерелгән шаян күренешләр тамашачылар йөзендә елмаю уятты. Матур костюмнар, дәртле җыр, ялкынлы бию номерлары – болар барысы да рәхмәтле тамашачыларда алкышлар уятты.

Татар милли бәйрәмендә сәхнә осталары да, яшь талантлар да – район, авыл мәдәният йортлары, балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады. Бу кичәдә Аксубай тамашачысы өчен тагын бер йолдызчык калыкты: Яңа Ибрай авылыннан Инзилә Гыйләҗева яраткан җырларын башкарды. Талантлы кыз музыкаль сәләте, кабатланмас тавышы һәм сәхнәдә үз-үзен тота белүе белән барысын да таң калдырды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов барлык тыңлаучылар исеменнән Инзилгә җылы рәхмәт белдерде, истәлекле бүләк тапшырды.

– Бу сәхнәдә узган милли мәдәният бәйрәмнәре берсеннән-берсе яхшырак, яктырак һәм кызыклырак булды, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Һәм бүген артистлар тамашачыга татар халкының үзенчәлекле, бай мәдәниятен, сүнмәс традицияләрен җиткерә алдылар.

Район җитәкчесе артистларга милли мәдәниятне саклап калулары һәм үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. Залда утыручы тамашачыларның көчле алкышлары астында ул Пионер авыл клубы методисты Венера Җамалетдиновага, Иске Ибрай мәдәният йорты методисты Нәфисә Шәрифуллинага, Такталы мәдәният йорты методисты Гөлфия Гыйниятуллинага Мактау грамоталары тапшырды. Күчмә чараларны үткәрүдә актив ярдәм күрсәткәне өчен Иске Кармәт мәдәният йорты методисты Газинур Гыйзәтуллин мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булды. Фәнис Низамовка (Яңа Дума мәдәният йорты), Рәис Камаловка, Гөлчәчәк Рәхимовага (Яңа Ибрай мәдәният йорты), Минсәгыйрь Нурхәмитовка (Яңа Кармәт мәдәният йорты) һәм Илхат Фәизовка мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.


Нет комментариев