Иммунитет кешенең яшәү рәвешенә бәйле.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы кеше организмының иммунитеты туклануга бәйле булуын искәртә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Иммунитет – ул организм сакчысы да, авыруларга каршы көрәштә кешенең коралы да. Иммунитетлы система башта чит күзәнәкләрне (инфекцияләрне, вирусларны) зарарсызландыра, ә аннары аларны җимерә. Иммунитет - катлаулы һәм күп төрле", диелә бу хәбәрдә.
Иммунитетның көче, бөтен сәламәтлегебез кебек үк, 50 процент өлеше кеше сайлаган тормыш рәвешенә бәйле. Иммунитетны төп җимерүчеләр арасында еш стресслар, дөрес тукланмау, даими ял итмәү, кояшта озак тору, артык зур физик йөкләнешләр һәм, киресенчә, утыра торган яшәү рәвеше, һәм, әлбәттә, зарарлы гадәтләр - тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар бар, дип саный белгечләр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев