Сергей Александровка Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде
Соңгы яңалыклар

Сергей Александровка Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александровка «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе тапшырды.

Башкарма комитет органнары структурасында Сергей Александров 17 елдан артык эшли, 2003 елда ул район хакимияте башлыгы урынбасары итеп билгеләнә, соңгы 14 ел дәвамында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып тора.

Аның җилкәсендә – социаль яклау, мәдәният, мәгариф органнарын кураторлау. Ул дин, миграция мәсьәләләре буенча дини оешмалар белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итә, иҗтимагый берләшмәләр эшен координацияли. Аның вәкаләтләрендә – контрольләү генә түгел, опека һәм попечительлек буенча эшчәнлекне, ата-аналар һәм балаларны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү дә.

–Сезгә зур рәхмәт белдерәм. Чыннан да, Сез бу вазыйфада катлаулы чорда эшли башладыгыз. Уңышсыз гаиләләр белән зур эшләр башкарасыз, һәр гаиләгә шәхсән үзегез барасыз, барлык проблемаларны да эчтән беләсез һәм чишү юлларын табасыз, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.


Нет комментариев