Сөнчәле мәктәбенең мәктәп яны лагеренда профилактик чара узды
Куркынычсыз юл хәрәкәте территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова лагерьда тәрбияләнүчеләргә уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында исләренә төшерделәр.
Аннары куркынычсыз юл хәрәкәте белгечләре Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә бәйге игълан иттеләр, аның барышында балалар үзләрен кагыйдәләрне белүче грамоталы җәяүлеләр итеп күрсәттеләр.
Авыл китапханәсендә балалар өчен шулай ук юл билгеләрен белүгә бәйге оештырылды. Китапханәче белән бергә балалар юлларда төрле хәлләрне анализладылар. Куркынычсызлык көненә нәтиҗә ясап, балаларга «Азбука безопасности на дороге» мультфильмы күрсәтелде.
Нет комментариев