Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шәхси секторда сөт тапшыру күрсәткече арта бара

Районның шәхси хуҗалыклары һәр көнне эшкәртүгә утыз тоннага якын сөт тапшыралар.

Бер ел элек бу күрсәткеч бер тоннадан артыкка кимрәк булган. Һәр авыл җирлегендә узган ел белән чагыштырганда тапшырылган продукция күләмен арттырганнар. Җирлекләр арасында беренче урынны ике тоннадан артык нәтиҗә белән Иске Ибрай авыл җирлеге ышанычлы тота.

Карасу, Яңа Ибрай, Урмандеево, Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино авыл җирлекләрендә дә сөт тапшыру күрсәткечләренең артуы күзәтелә. Анда яшәүчеләр көн саен сөт җыючыга 1300 килограммнан алып 1100 килограммга кадәр кыйммәтле чимал тапшыралар.

Шәхси хуҗалыклар шул рәвешле гаилә бюджетын арттыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев