“Саклаучыны котла!” Бөтенроссия акциясе бара
Бүген Россиянең дистәләгән мең хәрби хезмәткәре махсус хәрби операция алып бару зонасында.
Алар иң авыр шартларда илебез данын яклыйлар.
“Саклаучыны котла!” Бөтенроссия акциясенә кушылып, Иске Тимошкино урта мәктәбе укучылары үз куллары белән открыткалар һәм рәсемнәр ясадылар. Балалар сугышчыларга күңел җылысының бер өлешен бүләк итеп, ихлас теләкләр белән хатлар яздылар.
Бүген махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче сугышчылар өчен ватандашларның һәр ярдәме һәм игътибары никадәр мөһим икәнлеген аңлап, Сөнчәле урта мәктәбе укучылары да шулай ук “Саклаучыны котла!” бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев