Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рус телен чит сүзләрдән саклау турында закон проекты Думада беренче укылышта кабул ителде

Мондый басмалар исемлеген формалаштыру һәм раслау Хөкүмәтнең рус теле комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә башкарылачак.

Рус телен чит сүзләрне артык кулланудан саклау турындагы закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.

«Федераль закон проекты хәзерге рус әдәби телен РФ дәүләт теле буларак куллану нормаларын терки торган норматив сүзлекләр, норматив грамматика һәм норматив белешмәлекләр кебек төшенчәләрне кертә», – диелгән документка аңлатма язуында.

Мондый басмалар исемлеген формалаштыру һәм раслау Хөкүмәтнең рус теле комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә башкарылачак. Моннан тыш, закон проекты чит сүзләрне куллануга юл куймауны күздә тота — рус телендә аналоглары булмаган һәм исемлекләре норматив сүзлекләрдә булган сүзләр искәрмә булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев