Хәзерге вакытта Россиядә кайбер даруларга ихтыяҗ зур һәм шул сәбәпле даруханәләрдә кайбер препаратларны җитәрлек санда китерү тоткарланырга мөмкин.
Бу хакта Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) Telegram-каналда хәбәр итә.
«Шул ук вакытта, дистрибьюторлар препаратларны даруханәләргә оператив рәвештә китерү һәм аның логистик юлларын үзгәртү буенча тиешле чаралар күрә», - диелә хәбәрдә.
Ведомство шулай ук россиялеләрне намуссыз оешмаларга ышанмаска чакырды. Алар кешегә кирәкле даруны китергән өчен аның бәясенең 50-100 проценты күләмендә алдан акча түләп куюны сорый. Росздравнадзорда мондый препаратлар ялган булырга мөмкин дип кисәттеләр.
«Мондый оешмаларга мөрәҗәгать иткән гражданнар акчаларын да югалта, сәламәтлеген дә куркыныч астына куя», - дип искәртте белгечләр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев