Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда салым җыюны тикшерүне көчәйтергә кушты

Татарстанда салым буенча түләүләргә даими мониторинг үткәрергә һәм аларның җыелуын арттыру өчен кайбер чаралар күрергә кирәк. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.

Шулай итеп, ул предприятиеләрдә икътисади вазгыятьнең даими мониторингын кертергә, мәгълүматларны анализларга һәм аларга ярдәм итү өчен кирәкле чараларны күрергә чакырды. Ачыкланганча, 2022 елның тугыз аенда республиканың 563 предприятиесе табышка салым буенча түләүләрне киметкән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бер яктан предприятиеләр табышка салымны арттырды, ә икенче яктан - кимеде. 563 предприятие үз түләүләрен киметте. Вазгыятьне  торыкландыру мөмкинлекләрен карарга кирәк. Бу эшне даими башкарырга кирәк», - диде ул һәм Финанс министрлыгына, Икътисад министрлыгына һәм Салым хезмәтенә әлеге эшне координацияләү белән шөгыльләнергә кушты.

Физик затлар керемнәренә салым өлешендә Татарстан Президенты «соры» хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссияләр эшен көчәйтергә кушты. Аеруча, бу Баулы һәм Кама Тамагына кагыла, анда НДФЛ күрсәткечләре кимегән.

Шулай ук җир салымына карата да эш алып барырга кирәк. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Лаеш, Нурлат, Бөгелмә, Питрәч, Баулы, Әлки, Азнакай, Зәй, Сарман, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Балтач, Мөслим, Теләче һәм Минзәлә районнарында бу күрсәткеч кимегән.

«Муниципалитетларга салым органнары һәм Финанс министрлыгы белән җир салымына игътибар итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыкларын кимүгә юл куелу сәбәпләрен ачыкларга, вазгыятьне төзәтергә өндәде.

Моннан тыш, Татарстан җитәкчесе хакимият органнарына, оешмаларга һәм предприятиеләргә коллективларына 2021 елгы милек салымнарын билгеләнгән вакытта түләүнең мөһимлеге турында мәгълүмат бирергә кушты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев