Соңгы яңалыклар

Россиялеләр эш стажына бәйле мәгълүматларны онлайн режимында контрольдә тота ала

2022 елдан россиялеләрнең РФ Пенсия фондының пенсия өчен мәгълүматларны ни дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл җыюын тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый онлайн-сервис эшләтеп җибәрергә ниятли.

Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«2022 елдан россиялеләр РФ Пенсия фондының пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүматларны ни дәрәҗәдә тулы һәм төгәл җыюын контрольдә тота алачак. Түрәләр гражданнарны әлеге процедурага 45 яшьтән җәлеп итәргә ниятли», - диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев