Катнашучылар хәзер медицина тикшеренүе уза, шулай ук балаларга ПЦР тестлар да ясаганнар.
Мәскәүдә 12-17 яшьлек балалар өчен ковидка каршы «Спутник V» вакцинасына клиник тикшеренүләр уздыра башладылар.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшеренү Мәскәүдәге ике балалар хастаханәсендә уза.
«Н. Ф. Гамалея исемендәге үзәк белән берлектә 12-17 яшьлек балалар өчен „Спутник V“ вакцинасына клиник сынаулар уздыра башладылар. Хәзер тикшеренүнең беренче һәм икенче фазасы Морозов балалар хастаханәсендә һәм З. А. Башляева исемендәге Балалар хастаханәсендә үтә. Моның өчен планлаштырылган 100 кешене җыйдык», — дип белдерде Мәскәү мэрының социаль үсеш буенча урынбасары Анастасия Ракова.
Катнашучылар хәзер медицина тикшеренүе уза, шулай ук балаларга ПЦР тестлар да ясаганнар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев