Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирусның яңа мутациясе ачыкланмаган

Ковидның яңа төрен сигез дәүләттә тапканнар.

Россиядә коронавирусның яңа төр мутациясе ачыкланмаган. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта бездә Англия мутациясе юк дип ышанып әйтә алабыз. Әмма ул барлыкка килсә дә аның глобаль куркынычы юк», — диде Горелов.

Декабрьдә Бөек Британиядә коронавирус мутациясенең яңа төрен ачыкладылар. Бу вирус гадиенә караганда 70 процентка тизрәк тарала. Шул ук вакытта бу мутациядән үлем куркынычы югары булуын күрсәтә торган билгеләр әлегә юк.

Коронавирусның Британия төрен инде сигез илдә тапканнар. Шул сәбәпле кайбер дәүләтләр, шул исәптән Россия дә, Берләшкән Корольлек белән авиарейсларны туктатты.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова алдарак Россия әлеге вазгыятьне контрольдә тота дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, илдә җитештерелгән вакциналар мутацияләнгән штаммнарга каршы нәтиҗәсен саклый. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев