Россиядә беренче тапкыр коронавирус йоктыруның 25 меңнән артык яңа очрагы ачыкланды
Соңгы яңалыклар

Россиядә беренче тапкыр коронавирус йоктыруның 25 меңнән артык яңа очрагы ачыкланды

Эпидемия башланганнан бирле илдә коронавирус инфекциясенең 2 114 502 очрагы теркәлде.

Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны беренче тапкыр 25 меңнән (25 173) артып китте, әлеге чирне эләктергән пациентларның гомуми саны 2 114 502 кешегә җитте. Бу турыда РИА Новости Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең (COVID-19) 25 173 очрагы расланды, шулар арасында 5917 (23,5 процент) пациентта клиник билгеләр күзәтелми», — диелә хәбәрдә.

Эпидемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясенең барлыгы 2 114 502 очрагы теркәлде. Үсеш темпы 1,2 процент тәшкил итә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Владимир Васильев


Нет комментариев