Соңгы яңалыклар

Россия мөселманнарының беренче төркеме кече хаҗга китте

Россия мөселманнарының беренче төркеме кече хаҗ – гомрә кылу өчен изге җирләргә килде.

Бу хакта Россия мөселманнары сайтында хәбәр ителә.

Хаҗилар туктаган беренче шәһәр - Мәдинә. Мәдинәдә булганда хаҗилар пәйгамбәрнең (Әл-мәсҗид ән-Нәбави) мәчетендә намаз укыйлар, шулай ук Ухуд тавында Һәм мөселман тарихында беренче мәчет – Куба мәчетендә булалар.

Кече хаҗны дәвам итеп, төркем изге Мәккәгә барачак. Анда бер атна булачак, аннары Россиягә кайтачак.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев