Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнә.
Тиешле карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1 - 3 класслы куркынычтагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, шапылдавыклардан тыш) түбәндәге чикләрдә урнашкан территорияләрдә куллану тыела:
сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр;
торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, хосусый йортлар чикләреннән 30 метр;
күпфатирлы торак йортлардан 30 метр.
Исегезгә төшерәбез, РФ КОАПның “Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу” турындагы 20.4 маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф ике тапкырга арта. Шулай итеп, тыелган урыннарда пиротехника кулланган өчен штраф түләргә туры киләчәк:
- физик затка – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затка – 30дан 60 мең сумга кадәр;
- юридик зат булмаган предприятиеләргә – 60 меңнән алып 80 мең сумга кадәр;
- юридик затларга – 400 дән 800 мең сумга кадәр.
Пиротехник эшләнмәләрне махсуслаштырылган кибетләрдә генә сатып алырга кирәк.
Сертификат; туры килү декларациясе; маркировкалар; инструкцияләр (рус телендә) булуын тикшерергә кирәк.
Пиротехника сату һәм куллану таләпләрен бозу очраклары турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела:
биналар һәм корылмаларда;
түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә һәм фасадларның чыгып тору өлешләрендә;
торак йортлар белән янәшәдә;
көчле җил булганда.
16 яшькә җитмәгән затларга пиротехник эшләнмәләр сату тыелган.
Аны эшләтеп җибәрү урыннарын торак пунктлар администрацияләре сайтларында ачыкларга кирәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча районара ОНД һәм ПР инспекторы эчке хезмәт капитаны Шәйхетдинов Таһир Хәсән улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев