Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда Спас бәйрәме узды

Аксубай районында дүртенче ел Спас күңел ачулары үтте.

Бу бәйрәм Кәкре Күл авылында уза – бу рус авылына барлык тирә-як авыллардан кунаклар килә. Традиция буенча бәйрәм Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София чиркәве башлыгы иеромонах Иоанның хәер-догалары белән башлынып китте.

Тантана башланыр алдыннан ул яңа аертылган балны изгеләндерде һәм бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да изгеләндерелгән су бөркеде. Шулай ук Ходайның могҗиза иясе булуын искәртеп үтте, җирдән шытып чыккан бер бөртек орлык, кышын туңган җир астында кала, ә язын кабаттан уяна һәм җәй көне үсеп уңыш бирә.

– Безнең бәйрәмгә – Спас бәйрәменә рәхим итегез, игелекле эшләр кылыгыз, – дип сәламләде кунакларны Иоанн атакай. – Башаклар тулып өлгергән, алмалар тәмле, татлы…

Бал Спасын билгеләп үттек. Өч спасның да үз халык сынамышлары бар – Беренче спаска карлыгачлар очып китәләр, роза гөлләре чәчәк ата, беренче салкын чык төшә башлый. Бу көнне атларны, гомумән, барлык терлекләрне дә соңгы тапкыр су кертәләр. Икенче спастан соң кыр казлары җылы якларга очып китә башлыйлар, төннәр салкыная.

Ә өченче спаста – чикләвек кенә җыеп калмыйлар, яңа уңыштан икмәк тә пешерәләр. Кәкре Күл авылында Спас бәйрәмен үткәрү йоласы дүрт ел элек барлыкка килде. Авыл кешеләре һәр бәйрәмне, халыкны берләштереп, Чиркәүдә билгеләп үтәләр. Кунакчыл Кәкре Күл халкы бәйрәмдә катнашучыларны алма бәлеше, коймак, бал белән сыйлыйлар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов, авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев кәкрекүллеләрне бәйрәм белән котладылар. Районның үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Ольга Копанева бәйрәмнең юбилейлы – бишенче Спас күңел ачулары чарасының программасы эшләнүе хакында җиткерде һәм җиде ел элек авыл мәдәният учагын җитәкли башлаган, биредә күп кенә күркәм йолаларга, шул исәптән бу бәйрәмгә дә нигез салган клуб директоры Николай Кондрашовның тырыш хезмәтен билгеләп үтте.

Авыл җирлеге башлыгы, район һәм республикадан алган грантлар ярдәмендә бусагасыннан алып түбәсенә кадәр клуб ремонтланган, Спас күңел ачулары өчен мәйданчык булдырылган, сәхнә төзелгән. Мәдәният учагы каршында «Родные напевы» рус җырлары фольклор коллективы оешкан, артистлар акрынлап матур милли костюмнар “кияләр” (быел аларны район Мәдәният йорты тегүчеләре балалар коллективы өчен тектеләр). Шуңа кәкрекүллеләрнең кәефләре дә күтәренке.

Алар күтәренке кәефне үзләре тудыралар һәм башкаларга да өләшә беләләр – олысы да, кечесе дә сәхнәдә чыгыш ясый. Тамашачылар «Родные напевы» коллективына кушылып җырладылар, балалар коллективына кушылып биеделәр. Күрше Яңа Дума, Аксубай, Яңа Аксубайдан да үзешчәннәр концерт номерлары белән килделәр. Авыл өстенә рус, чуаш, татар, заманча җырлар таралды. Без дә анда булдык, балдан да авыз иттек, алма бәлешен дә татып карадык. Кемнәр бара алмаган, киләсе елда рәхим итегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев