Районга – бүләк, инвесторлар казанышы
Соңгы яңалыклар

Районга – бүләк, инвесторлар казанышы

Аксубай муниципаль районы 2022 ел нәтиҗәләре буенча инвестиция стандарты буенча рейтингта I урын өчен Диплом алды.

Бүләкне чәршәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII Съездында тапшырдылар.

Район башлыгы Камил Гилманов, инвестиция проектларын һәм инвесторлар хокуклары гарантияләрен тормышка ашыру өчен республикада да, районда да бөтен шартлар тудырылган, дип билгеләп үтте. Һәм инвесторларга рәхмәт белдерде, чөнки алар ярдәмендә Аксубай районына инвестицияләр өлеше узган ел белән чагыштырганда 300 процентка арткан. Районның агросәнәгать комплексына гына да ел башыннан ике миллиард сумнан артык инвестиция кертелгән. Бу турыда тулырак район газетасының киләсе санында район башлыгы белән яңа ел алды әңгәмәсендә сөйләрбез.


Нет комментариев