Районда пенсия системасын камилләштерүгә керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды
Аксубай районы Советының чираттагы утырышында район тармакларының алдынгы вәкилләрен бүләкләү булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, социаль өлкәне үстерүдәге казанышлары, Аксубай муниципаль районы территориясендә пенсия системасын камилләштерүгә керткән шәхси саллы өлеше өчен һәм 65 еллык юбилее уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән Аксубай районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Владимир Тимофеев бүләкләнде.
Бүләкне район башлыгы Камил Гилманов, эшендә алга таба уңышлар теләп тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев