Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Ике йөз ел элек нәкъ менә 27 майда Санкт-Петербургта Россиянең беренче халык китапханәсе ачыла

Ләкин бу бәйрәм бу һөнәргә катнашы булган кешеләр өчен генә түгел, без, гади укучылар өчен дә мөһим.

Россия бүген дә иң укый торган дәүләт булып санала, шуңа күрә мәгълүмат технологияләрен үстерү чорында басмада китапның мөһимлеген ассызыклау аеруча мөһим.

Ә Аксубай районының китапханә системасы бүген нәрсәдән гыйбарәт соң?

– Бу – 36 авыл филиалы һәм 2022 елда модель китапханәсе статусын алган үзәк китапханә, шулай ук балалар китапханәсе, – ди Аксубай җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева. – Бу мәгълүмати-сервис, гаилә бүлекләре һәм «Өч үлчәүдә» инновацион лаборатория. Асылда, китапханә бүген күп функцияле мәдәният учреждениесе, яисә, башкача әйтсәк, мәдәни-ял итү үзәге.

Ирина Анатольевна сүзләренә караганда, китапханәнең матди-техник базасын камилләштерүгә – җиһазлар сатып алуга, нигездә, грант проектларында катнашу ярдәм итә. Аерым алганда, Россия гранты ярдәмендә автомобиль сатып алынган.

Узган ел “Пушкин картасы” программасы буенча эшләп алынган миллион өч йөз мең сум акча шулай ук китапханәләрнең матди тәэмин ителешен яхшыртырга мөмкинлек биргән. Программа кысаларында әдәби кичәләр, интерактив уеннар, әдәби геройлар мотивлары буенча импровизация кичәләре, шигъри кичәләр һәм төрле тематикага осталык дәресләре үткәрелгән, бу бигрәк тә яшь китап укучыларның күңеленә хуш килә.

Һәр чара вакытында китапханә хезмәткәрләре әкияти мохит тудырырга тырышалар, бу балаларны китапханәгә янәдән-янә җәлеп итә.

Китапханә хезмәткәрләре мәктәпләр, “Хыял” социаль приюты, балалар бакчалары һәм опека бүлеге белән тыгыз эшлиләр.

Дини учреждениеләр белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә китапханә базасында даими рәвештә төрле конфессия вәкилләре белән очрашулар уздырыла.

Аксубай җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре безнең өчен гадәти булган күзлекле һәм кулына формуляр тоткан китапханәче образына бөтенләй сыешмый. Китапханәче бүген – яхшы юл күрсәтүче, остаз, дус, психолог һәм актер. Өстәвенә, иң чыны. Монда “Библ-арт”/ ”Китап-арт” гаилә театры остаханәсе эшли. Анда опекун гаиләләре, шулай ук ОВЗ белән авыручы балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнаша. Проект “Татарстан – Яңа гасыр” хәрәкәтеннән грант ярдәме алган.

2013 елдан башлап район китапханәсе халыкны экологик агарту буенча максатчан эш алып бара. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә ел саен агач һәм куаклар утырту буенча экология акцияләре уздырыла. Гуляев скверында җәйге мәйданчык эшли, яшь китап укучылар өчен “Экоша” театры гамәлдә, балалар китапханәсе базасында академиянең тыңлаучылар төркеме экологик белемнәр ала. Йомгаклау эшләрен башкаручыларга сертификатлар тапшырыла.

Әмма район китапханәсе хезмәткәрләре барлык санап үтелгәннәр белән генә чикләнми. Алар “Вега” йорт хайваннары приютында күпме эт һәм күпме мәче яшәвен беләләр, даими рәвештә үз шефлыклары астында булган хайваннарга ярдәм итү буенча хәйрия акцияләре үткәрәләр.

Күптән түгел Казанда узган РБА – Россия китапханә ассоциациясе форумы трибунасыннан Республика Рәисенең, Аксубай китапханә системасы – республикада иң яхшыларның берсе, дип билгеләп үтүе очраклы түгел.

– Безнең барлык чараларның, шул исәптән традициягә әверелгәннәренең дә, шулай ук барлык эшебезнең дә максаты – китапка карата уку һәм мәхәббәт ихтыяҗын тәрбияләү, – дип билгеләп үтте китапханә директоры, безне китапханә бүлекләре буйлап озата йөреп. – Ә безнең барлык казанышларыбыз район хакимияте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды. Без аны барлык эшләрдә һәм башлангычларда табабыз. Ә бу бик мөһим, теләсә нинди ярдәм яңа идеяләр һәм инициативалар өчен башлангыч нокта булып тора бит.

Шулай килеп чыкты ки, чираттагы һөнәри бәйрәм Ирина Анатольевна өчен кырык бишенче булды! Шуның 25 елын ул республикада иң яхшысы дип танылган район китапханә системасы белән җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев