Район газетасыннан шахмат турниры
Соңгы яңалыклар

Район газетасыннан шахмат турниры

Район газетасы редакциясе басма призына XXVII турнир оештыра.

Ул район газетасының басылып чыга башлавына 92 ел тулуга багышлана. Турнир 6 ноябрь, якшәмбе көнне редакция бинасында узачак. Башлана сәгать 10да.

Шахмат тактасы артында 2023 елның I яртыеллыгына район газетасына язылу уйнатылачак. Интеллектуаль спорт төрен яратучы игелекле дусларыбызны, әбүнәчеләрне һәм мәктәп укучыларын катнашырга чакырабыз.

Реклама АО "ТАТМЕДИА"

6+


Нет комментариев