Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Аксубайның күп балалы Хәнифовлар гаиләсендә булды

Район башлыгы Камил Гилманов Хәнифовларны «Ата-ана даны» ордены медален алу белән котлады

Ул югары бүләккә лаек булган күп балалы Иршат һәм Чулпан Хәнифовлар гаиләсенә җылы сүзләр әйтер өчен шәхсән килде.

– Сез республикада районны лаеклы тәкъдим иттегез, – диде ул. – «Ата-ана даны» ордены медале – балаларны хәзерге җәмгыятькә кирәкле шәхесләр буларак формалаштыруга ата-ананың керткән өлешенә югары бәя бирү. Сезнең гаиләгез районның яшь гаиләләре өчен өлге булып тора.

Камил Гилманов, иң изге теләкләрен белдереп, күп балалы гаилә әнисенә гөлләмә, балаларга бүләкләр тапшырды.

Бу йортта балаларны чиксез ярату, алар турында кайгырту хисләре, әти белән әнинең бер-берсен кадерләве һәм балаларны гаилә кыйммәтләре һәм шәхси үрнәк нигезендә тәрбияләү сизелеп тора. Рәсми кунак белән табын артында уку, мавыгулар, эш, гаилә эшләре һәм планнары турында сөйләштеләр. Әңгәмә иркен, җылы мохиттә үтте.

Ата белән ана – һөнәри биеклекләргә ирешкән кешеләр.

Чулпан Минзаһит кызы Казначылык Департаментының территориаль бүлегендә белгеч-эксперт булып эшли. Иршат Хәниф улы – «Аксу Агро» АФда башкарма директор. Аларның бәхетле никахта яшәүләренә егерме елдан артык. Гаиләдә – биш бала – дүрт малай һәм бер кыз. Олы уллары – Динар – Казан аграр университет аспиранты, Зәринә – гадел хөкем академиясе студенты. Риналь һәм Сәйдәр – мәктәп укучылары. Дүрт яшьлек Айсар – зур, тату гаиләнең иң яраткан әгъзасы. Нинди булырга кирәклегенә ул өлкән туганнарыннан өйрәнеп үсә. Алар – уку алдынгылары, спортчылар (футбол, хоккей белән шөгыльләнәләр), укуда зур уңышларга ирешәләр.

– Балаларның дәфтәрләрен, көндәлекләрен карап, мин кайдадыр йомшаклык күрсәтелүен сизәм, – дип сөйли Чулпан Минзаһит кызы. – Һәм балаларга – бу фәнгә күбрәк игътибар бирергә кирәк, әйдәгез, үзләштерик, ныгытыйк, дим. Аннары барысының үз әйләнәсенә кайтканын күрәм. Алар спортны яраталар, физик эштән дә курыкмыйлар. Спорт мәктәбе бу эштә бик ярдәм итә. Бу көннәрдә, бозда күнегүләрне башлау өчен, шугалактан карны чистарталар, ә аннары шатланып шөгыльләнәләр.

Йорт хуҗабикәсе, беренче чакыру белән ярдәмгә килергә әзер булган әти-әниләре һәм туганнары турында тирән рәхмәт хисләре белән сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев