Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Профессиональ рәссам белән пленэр

Аксубайда Татарстан Рәссамнар берлеге һәм БДБ Рәссамнарының һөнәри берлеге әгъзасы Олег Исаев булып китте.

Туган якны өйрәнү музеенда иртәдән үк кеше күп иде. Көннең беренче яртысында монда рәссам түбән сыйныф укучылары белән очрашты. Алар танылган авторның картиналарын сокланып карадылар һәм ул үткәргән мастер-класста зур кызыксыну белән катнаштылар.

Олег Исаев балаларга рәсем ясау өчен төрле материаллар белән эшләү нигезләрен күрсәтте. Алар педагогның һәр сүзенә игътибар иттеләр. Татарстан Рәссамнар берлеге һәм БДБ Рәссамнарының һөнәри берлеге әгъзасы шулай ук туган якны өйрәнү музеее каршында эшләп килгән «Озарение» иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Рәссамнар җылы, дустанә мохиттә аралаштылар.

Музейның күргәзмәләр залы Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар белән тулды. Рәсссам балаларны үзенең картиналары белән таныштырды, акварельне куллану үзенчәлекләре, төрле буяулар ярдәмендә эшләү алымнары хакында сөйләде. Рәсем сәнгате буенча теория өлеше яшь аудитория өчен бик кызыклы тоелды, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бер-бер артлы сораулар бирделәр.

Хәтта рәсем сәнгатенең финанс өлеше белән дә кызыксындылар. Очрашуның гамәли өлеше – Демьян Бедный урамындагы уртак пленэр да җанлы һәм кызыклы үтте, ул анда канашучылар күңелендә озак сакланачак. Яшь рәссамнар яшел чирәм өстенә утырып, зур тырышлык белән Аксубай урамы табигатен, өйләрне, күктәге болытларны рәсемгә төшерделәр. Рәссамның тәкъдимнәре, киңәшләре аларга киңлекне кәгазьдә төгәлрәк һәм ачыграк итеп чагылдырырга ярдәм итте.

– Аксубай – гүзәл табигатьле төбәк, – дип сөйли кунак. – Мин билгеле бер максат – мондагы матур урыннарны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган каталог өчен төшереп калдыру өчен килдем. Сездә табигать компонентлары сакланган матур, төзекләндерелгән урыннар күп.

Музей җитәкчесе һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхамәтова белән без чишмәләрне карарга һәм нәкъ менә аларны төшерергә дигән фикергә килдек. Олег Исаев безнең районда өч көн эшләде. Барысы да әзер булгач, без республика басмасында аның Аксубай пейзажы сурәтләнгән картиналар репродукциясен күрә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев