Полиция хезмәткәрләре – авыл мәктәбендә Батырлык дәресендә
Яңа Ибрай урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия кысаларында Батырлык дәресе үтте.
Чарага Россия ЭЭМның Аксубай бүлеге хезмәткәрләрен, шулай ук ЭЭМ ветераннарын чакырдылар.
Кунаклар укучыларга полиция хезмәткәре һөнәренең авыр да, кызыклы да булуы турында сөйләделәр. Шулай ук хокук тәртибен саклаучы булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклеге турында да бәян иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев