Ольга чишмәсе тирәсендә ефәк күбәләге булмаячак
Соңгы яңалыклар

Ольга чишмәсе тирәсендә ефәк күбәләге булмаячак

Яңа Тимошкино янындагы Аксубай участок урманчылыгы территориясендә парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын ягулык калдыклары белән эшкәрттеләр.

Урманнарны зарарлы бөҗәкләрдән саклау чарасында Аксубай участок урманчылыгы, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергә Иске Тимошкино авыл җирлеге советы хезмәткәрләре дә катнашты.

Ольга чишмәсе урман белән янәшә урнашкан, биредә юкә урманнары өстенлек итә. Парсыз ефәк күбәләге агачлар, урманнар өчен зур куркыныч чыганагы.

Корткычлар бик тиз арада агач яфракларын кимереп, ашап бетерергә сәләтле. Катнашучылар ефәк күбәләге салып калдырган һәр йомырка урынын бик тырышып эшкәрттеләр, димәк, чишмә тирәсендә ефәк күбәләге булмаячак.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

 


Нет комментариев