Өч район футболчылары аксубайлы Николай Краснов истәлегенә футбол уйнады
Соңгы яңалыклар

Өч район футболчылары аксубайлы Николай Краснов истәлегенә футбол уйнады

Аксубайда Николай Краснов истәлегенә мини-футбол буенча ярышлар узды.

Турнирда аксубайлылардан тыш, Алексеевск һәм Яңа чишмә командалары –барлыгы 10 команда катнашты.

Уеннар бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Финалга «Аксу -1», «Аксу – 2», «Яңа Чишмә» (Яңа Чишмә районы) һәм «Бинхартс» (Алексеевск районы) командалары чыкты. Җанатарларның тавышы уенчыларга көч биреп торды, уенга дәрт өстәде. Беренче урынны – «Аксу – 1» командасы, 2 урынны – «Яңа Чишмә», 3 урынны «Аксу – 2» командасы алды.

Иң яхшы капкачы – Иван Ковряков («Аксу – 2»), иң яхшы уенчы Шамил Галяув һәм иң яхшы сакчы Станислав Серков грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

Турнирны оештыручылар – Николай Краснов гаиләсе, "Юность" УЗС директоры Радик Мостафинга һәм аның коллективына, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфинга һәм медицина хезмәткәре Айрат Дәүләтшинга турнирны оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерә.


Нет комментариев