Нурлатта Әфган сугышында катнашучыларның өйләренә табличкалар урнаштырыла башлады.
Акцияне оештыручылар – Сергей Мингалимов җитәкчелегендә Әфганстан ветераннарының «Шурави» Нурлат иҗтимагый берлеге.

– Истәлекле табличкалар – ул хәрби бурычны үтәү, солдатларның ныклыгы һәм батырлыгы, ышаныч һәм патриотлык символы. Хәзерге буын Ватан геройларын белергә тиеш, – дип саный Сергей Мингалимов.
Җомга көнне «Шурави» Нурлат шәһәренең «Әфган» бистәсендә яшәүче якташыбыз Александр Капитонов йортында истәлекле табличка урнаштырды.

Әфган җирендә ул 1985-1987 елларда, нәкъ 21 ай хезмәт иткән. Бу чор аңа ул вакытта бик озак барган сугыш булып тоелган. Ул танк ротасында хезмәт итә.
Сугышларның берсендә Александрга, дошманның утлы нокталарын юк итеп, үзләренең засададан сакларга туры килә. Танк минага эләгеп шартлый... Снарядларның бөтен арсеналын атып бетергәч кенә, командир китәргә боера. Ярдәм вакытында килеп җитә – «вертушкалар» оча башлый һәм сугышка десантчылар кушыла.
Команда төн эчендә өзеклекләрне юкка чыгара һәм иртән кире юлга кузгала – чыгып барганда янә шартлау була. Александр өстенә башня ава, әмма ул команда белән берлектә атуын дәвам итә. Икенче көнне генә, дошман юк ителгәч, аны «вертушка»да госпитальгә озаталар. Бу операция өчен ул «Батырлык өчен» медаленә лаек була.
– Сугышчы-әфганчыларның бу игелекле акцияне башлап җибәрүләре бик дулкынландыргыч булды. Сугыш солдаты, нинди генә территориядә һәм нинди генә масштабтагы бәрелешләр булмасын, онытылырга тиеш түгел, – диде җавап сүзендә Александр Капитонов.
Аның йортындагы табличка Нурлатның «Шурави» командасы куйган исәп буенча кырыгынчы булды. Бүген алар аны тагын 41 нче сугышчы-интернационалист йорты диварында урнаштырдылар.

Акцияне оештыручылар табличкаларны үз акчаларына, үз инициативалары белән ясатканнар. Әфганстанда Нурлат районыннан 200 дән артык кеше катнашкан, шуларның бишесе сугыштан кайтмаган.
Нурлат шәһәре читендә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруның чираттагы юбилей елы уңаеннан каен посадкасы утырттылар. Узган ел анда Нурлатның «Шурави» ветераннар берлеге башта табличка, ә аннары Әфганстан юлларын узган сугышчан иптәшләре хөрмәтенә һәйкәл дә куйган иде. Сугышчан иптәшләр алга таба һәйкәлне төзекләндерергә, аның алдына брусчатка салырга планлаштыралар.

«Шурави» әлегә Нурлат районында яшәүче һәр сугышчы-интернационалистның исемен мәңгеләштерергә ниятли. Мондый табличкалар үз вакытында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның йортларында урнаштырылган иде.
Тыныч күкне символлаштыручы зәңгәр җирлектә «Бу йортта Әфганстан республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы яши ... », дигән сүзләр язылган.
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмый!
Нет комментариев