Ноябрьдә ике көн өстәмә ял була
Ноябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр ике көн өстәмә ял итәчәк. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә. Татарстан Конституциясе көне буларак 6 ноябрь республикада ял көне булып санала.
5 ноябрьдә бәйрәм алды көн булу сәбәпле, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев