Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Нәзарәт Татарстан солдатлары өчен 14 мең данә хәләл тушенка сатып алган

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә.

Хәзерге вакытта республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 5,1 миллион сумнан артык акча җыелды.

Шушы акчаның 2,5 млн сумына гомуми авырлыгы 5 тонна булган 14 мең хәләл тушенка сатып алынды. Бүген Казандагы складларның берсенә шуларның беренче партиясе – 5 000 данә тушенка китерелде. Алар махсус хәрби операция кырларына җибәреләчәк.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев