Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мөфти Равил Гайнетдин Төркиядә җир тетрәү корбаннары рухына дога кылды

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин бүген Төркия илчелегендә булды.

Россия мөселманнарының дини лидеры Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мехмет Самсар белән табигый бәла-казада һәлак булганнарның рухына һәм зыян күрүчеләрнең савыгуын теләп дога кылды. Бу хакта Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия мөселманнары, күп милләтле, күп динле илебез гражданнары исеменнән бөтен төрек халкына, Төркия Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән хөрмәтле президент Рәҗәп Тайип Эрдоганга тирән кайгы уртаклашу белдерәм. Бүген бөтен төрек халкына без, россиялеләр, илебез мөселманнары, сезнең белән бергә, Төркия халкы белән, дип әйтергә телибез», - дип Мөфти Гайнетдин Anadolu һәм ATV телеканаллары аша Төркия халкына мөрәҗәгать итте.

Дини лидер хәбәр иткәнчә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте фаҗига турында белүгә гуманитар ярдәм җыя башланды. РФ мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды һәм башка мәйданчыклар аша 50 миллион сум акча җыелган. Шулай ук Мәскәүдә әйберләр кабул итү пунктлары ачылды. «Зәкят» хәйрия фонды директоры Рифат Измайлов фондның волонтерлары белән зыян күрүчеләргә нинди ярдәм кирәклеген белү өчен бүген Төркиянең көньягындагы Адана шәһәренә килде.

«Иртәгә безнең барлык мәчетләрдә ярдәм җыю игълан ителә. Ул йорт-җирен югалткан, дәвалана торган кешеләр турында кайгыртучы рәсми органнарга тапшырылачак», - диде Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев