Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшләячәк
27 октябрьдә Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Кайнар линия 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Татарстанлыларның сорауларына республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары җавап бирәчәк.
Шалтыратулар +7(843)238-10-00 телефоны буенча кабул ителә, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев