Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгына багышланган ретро-ралли үткәрергә тәкъдим итте
«Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексы территориясендә XIII халыкара тарихи техника фестивален ябу тантанасы булды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгына багышланган ретро-ралли үткәрергә тәкъдим итте. Бу фикерен ул кичә «Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексы территориясендә XIII халыкара тарихи техника фестивален ябу тантанасында әйтте. Республика парламентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Тантана башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин ретро-раллида катнашкан автомобиль хуҗалары белән очрашты. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән автомобильчеләр белән аралашканда ул алар белән киләсе елда да очрашырга теләвен әйтте.
«1920 елда без ТАССР оешуның 100 еллыгын үткәрергә җыенабыз. Россия Президентының әлеге датаны ил күләмендә билгеләп үтү турында указы бар. Юбилей чаралары планы кабул ителгән инде. Республика юбилее кысаларында ГАЗ-21 маркалы 100 автомобильне чакырып бәйрәм автойөреше үткәрә алырбыз дип уйлыйм», - диде республика парламенты башлыгы.
Шуннан соң иң актив катнашучылар һәм җиңүчеләр бүләкләнде. ГАЗ-21 клубы башлыгы «Иң сирәк автомобиль», «Классик автомобильләрне реставрацияләү» номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырды, шулай ук ретро-ралли җиңүчеләрен бүләкләде.
XIII халыкара тарихи техника фестивалендә 270 автомобиль һәм мотоцикл катнашты.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: gossov.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев