«Милләт кроссы»нда авыл мәктәпләре дә катнашты
«Милләт кроссы» өлкәннәргә дә, мәктәп укучыларына да спорт сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Яшүсмерләр өчен бу Бөтенросся бәйрәме спорт карьерасының башлангычы да булырга мөмкин.
Әмма «Милләт кроссы» – ул илебез һәм район, авыл тормышында якты спорт вакыйгасы гына түгел, зур һәм күп милләтле илебезнең берләшүен тою мөмкинлеге дә.
Бу чараның патриотик тәрбия бирү планында әһәмиятен аңлап, районның авыл мәктәпләрендә үз йөгерешләрен үткәрделәр.
Узган якшәмбедә спорт чаралары Яңа Тимошкино һәм Яңа Дума төп, Кәкре Күл, Иске Мокшино, Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев