Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Математика укытучысы үз программасы буенча эшли

Емелькино урта мәктәбе укытучысы Анастасия Кононова 9 сыйныф өчен электив курсның үз программасын эшләгән

Анастасия Владимировна ТИСБИның инновацион педагогик тәҗрибәләрен гамәлгә ашыруда да катнаша. Шулай ук тәрбияләнүчеләренең интеллектуаль һәм иҗади ярышларын оештыру буенча эксперименталь эшне гамәлгә ашырып та.

Мәктәп директоры Алексей Никитин сүзләренә караганда, бу мөгаллимгә укучыларының белем сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек биргән.

Мәсәлән, соңгы өч уку елында Анастасия Владимировнаның фән буенча өлгереше 100 процент тәшкил иткән, белем сыйфаты 60 тан 69 процентка кадәр арткан.

Шулай ук Анастасия Кононованың төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә уңышлары да шактый.

Укытучы профессионализмга үзенчәлекле тест булып хезмәт итүче аз санлы һөнәрләрнең берседер, мөгаен. Анда һөнәри яраклылык бик тиз сизелә. Укытучы өчен үзе белем биргән шәкертләренең казанышларына куанудан да зуррак шатлык юктыр, минемчә.

Кырык ел буе мөгаллим булып эшләү дәверендә, шуның 37 елын шушы мәктәптә, Анастасия Владимировна сүзләренә караганда, яшьлегендә сайланган һөнәренең дөреслегенә бер генә дә шиге булмаган.

– Мөгаллимлек өлкәсендәге кебек илһамны һәм иҗади очышны кешегә башка бернинди һөнәр дә бирә алмый, – ди укытучы үзенең 60 еллык юбилее алдыннан. – Укытучы, игенче кебек үк, бөек миссияне үти – илнең киләчәге, планетаның киләчәге өчен җаваплы кеше үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев