Нәкъ 80 ел элек, 1943 елның 18 гыйнварында, Ленинград блокадасы өзелә.
18 гыйнварда Шлиссельбург астындагы 1 нче эшче поселогы читендә Ленинград фронтының 123 нче укчылар бригадасы Волхов фронтының 372 нче дивизиясе частьлары белән тоташа. Шул ук көнне Шлиссельбург һәм Ладога күленең көньяк ярлары тулысынча азат ителә.
Төн уртасында радио аша блокаданың өзелүе турында хәбәр бирелә. Шәһәрлеләр кычкырып һәм шатланып урамнарга чыга башлый. Бөтен Ленинград флаглар белән бизәлгән була. Блокадалы боҗра 1944 елның 27 гыйнварында тулысынча төшерелсә дә, блокада боҗрасы өзелү нәтиҗәсендә тар коридор – торф сазлыгы полосасы гына алынса да, бу көннең Ленинградның киләчәк язмышы өчен әһәмиятен аңлату кыен.
Волхов фронтыннан Шлиссельбургка таба яр буенда 8-11 километр киңлектә үткән коридор Ленинградның ил белән коры җир элемтәсен торгызган. Ладога күленең көньяк яры буйлап 36 чакрым озынлыктагы Шлиссельбург – Поляна тимер юлы төзелеше башлана. Ленинградны азат итүгә беренче, төп адым ясала.
Нет комментариев