Иске Ильдеряк авылында яшәүче Нина Никифоровна Пикмуллинага 90 яшь тулды.
Октябрьнең беренче көнендә район җитәкчелеге исеменнән Нина Никифоровнаны котларга килгәч, ул өйдә юк иде – көзге чәчәкләргә күмелгән йорты һәм бакчасында йөри иде.
– Сезне саулыкта күрү бик тә күңелле, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев. – Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез! Ихластан сәламәтлек һәм бәхет, тыныч күк йөзе телибез. Тагын биш елдан сезнең 95 яшьлек туган көнегезгә дә килергә язсын.
Ул ветеранга район башлыгының котлау хатын ирештерде, гөлләмә һәм бүләк тапшырды. Ирле-хатынлы Евгения һәм Михаил Пикмуллиннар якын туганнары – мәгариф бүлеге ветеранын җылы котладылар.
Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та тантана сәбәпчесенә изге теләкләрен җиткерде.
– Хәзер җәннәттәге кебек яшибез, ә элек тормышлар бик авыр булды, – ди Нина Никифоровна. – Бары тик сөенеп яшәргә генә кирәк.
Нина Никифоровна Савруш авылында туып-үскән, Чистай медицина училищесын тәмамлап, юллама буенча Иске Ильдеряк авылына эшкә килгән. Һәм гомерлеккә биредә яшәп калган – фельдшерлык пунктында эшләгән, элеккеге фронтовикка кияүгә чыккан.
– Ул чакта авылда балалар бик күп туа иде, – дип искә ала ветеран. – Йөкле хатыннарны Аксубай хастаханәсенә озату бик кыен иде, юл юк, машина юк. Тыныч төн булганын хәтерләмим, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында медицина ярдәме күрсәтергә әзер булырга кирәк иде. Авыл фельдшер-акушерлык пунктында кырык ел хезмәт куйдым, лаеклы ялга чыккач та эшләдем әле. Хәзерге вакытта сабыйларның бик аз тууы борчу тудыра, – дип фикерләре белән уртаклашты ветеран. Авыл бетмәсен иде.
Тормыш иптәше Петр Иванович белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул мәктәптә хәрби җитәкче булып эшләгән, 1996 елда бакыйлыкка күчкән. Кызлары шәһәрдә яшиләр, Нина Никифоровна улының гаиләсе белән иркен, уңайлы йортта гомер кичерә. Әбекәй оныкларын тәрбияләшергә ярдәм иткән, озак күрми торса, аларны сагынып өлгерә. Юбилярның җиде оныгы бар, оныкчыкларын әле көтеп җиткермәгән, димәк, озаграк яшәргә һәм яраткан оныкларының балаларын да кулына алып сөяргә стимул бар.
Нет комментариев