Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе аксубайлыларны җылыту сезонында иминлек чараларын үтәргә өнди
Кышка күп вакыт калмады, һәм җылыту сезоны башлану белән шәхси секторда янгыннар чыгу куркынычы кискен арта.
Аксубай һәм Нурлат районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Бибиков, шәхси йортларда күпчелек очракта янгыннар җылыту мичләренең төзек булмавы һәм электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга, дип искәртә. Шуңа күрә хәзер үз торагыңны җентекләп тикшерү аерата мөһим.
Беренче чиратта түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
* Төтен юлын тикшерергә. Төтен юлының корым белән тыгылуы – янгыннар чыгуның иң еш сәбәпләренең берсе. Төтен юлын корымнан чистартыгыз һәм аның төзеклегенә инаныгыз. Кирәк булганда белгечләргә мөрәҗәгать итегез.
* Электр җиһазларына инвентаризация үткәрегез. Барлык электр җиһазларының үткәргечләре изоляциясе зарарланмаган, розеткалар һәм кабызгычлар кызмый торган булырга тиеш. Электр челтәрләренә төзек булмаган электр җиһазларын тоташтырмагыз.
* Ягып җылытыла торган мичләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итегез. Һич кенә дә мичләрнең артык кызуына юл куймагыз! Мич авызы алдында, агач идәннең янып китүен булдырмый торган металл калай беркетелгән булырга тиеш. Янган мичләрне күзәтүсез калдырмагыз.
* Балалар иминлеген тәэмин итегез. Балалар турында без аерым кайгыртырга тиеш. Беркайчан да балаларны үзләрен генә калдырмагыз, бигрәк тә мичләр, каминнар, һәм электр җиһазлары янында. Шырпыларны һәм башка тиз янып китүчән әйберләрне балалардан ераграк яшерегез. Балаларга ут белән шаяруның куркынычы турында аңлатыгыз.
* Мичләрдән, каминнардан, мунча һәм башка ягыла торган приборлардан файдалануны балаларга ышандырмагыз. Бу – өлкән кешенең тәҗрибәсен һәм белемен таләп итә торган югары куркыныч зонасы.
Бу катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү күп кенә янгыннарны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Исегездән чыгармагыз, янгынны сүндерүгә караганда, аны кисәтү җиңелрәк. Хәтта кечкенә генә очкын да төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Сезнең куркынычсызлык – безнең төп бурыч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев