Яңа уен программасы «Көзге уеннар» дип аталды, аңа борынгы халык уеннары гына түгел, көзге чорга туры килгән сынамышлар, бәйрәмнәр һәм йолалар да кергән иде.
Кызлар һәм малайлар табигать һәм әйләнә-тирә мохит темасына табышмаклар чиштеләр, «Көзге буяулар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр һәм уен әйлән-бәйләнендә «уңыш» җыйдылар.
Чара «Көзге матурлык» фотосессиясе белән тәмамланды.
Нет комментариев