Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коррупциягә каршы закон кысаларында

Коррупциягә каршы тору буенча координацион комиссия узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясады.

2022 елда Аксубай районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру чаралары Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм муниципаль норматив-хокукый актлар кысаларында гамәлгә ашырылган.

Берничә норматив-хокукый акт кабул ителгән, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге, хезмәт тәртипләрен үтәү һәм яклар арасындагы бәйләнешләрне җайга салу тәэмин ителгән.

Коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе секретаре Эльмира Крайнова хәбәр иткәнчә, коррупциягә каршы тору турындагы законнарның, хезмәткәрләрнең законнарда каралган чикләүләрне, тыюларны һәм бурычларны үтәү буенча закон таләпләренең үтәлешенә нәтиҗәле контроль тәэмин ителгән.

Коррупциягә каршы тору буенча милли планның төп бурычларының берсе булып гражданнарның коррупциягә каршы тәртибен формалаштыруга, җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга һәм иҗтимагый хокукый аңны үстерүгә юнәлдерелгән агарту, мәгариф һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү тора.

Ел дәвамында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, белем бирү оешмалары укучылары белән киңәшмәләр, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясаулар оештырылган.

2022 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турындагы мәгълүмат районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә урнаштырылган. Бу бүлектә шулай ук коррупциягә каршы комиссиясе эшчәнлеге турында халык өчен бөтен мәгълүмат бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев