Узган атнада Аксубай районында COVID-19ны йоктыруның җиде яңа очрагы теркәлгән.
Роспотребнадзор идарәсенең территориалҗ бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов мәгълүматларына караганда, пандемия башланганнан бирле коронавирус йоктыруның 63 очрагы рәсми рәвештә расланган.
Район башлыгы Камил Гилманов яңа ел бәйрәмнәрендә яңа коронавирус йогышының таралуын булдырмау буенча эшне йомшартмаска кушты. Шулай ук Роспотребнадзорга һәм Аксубай үзәк район хастаханәсенә яңа очракларны ачыклау һәм оператив дәвалау билгеләү буенча эшне йомшартмаска кирәк.
Районның баш табибы Марсель Ислямов ышандырганча, районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артмаган, ачыкланган, расланган очраклар күбрәк булган. Чөнки ашыгыч ярдәм хезмәтендә дә, йогышлы авыруларны кабул итү боксында да табиблар тәүлек әйләнәсе эшли.
Нет комментариев