Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирус белән авырганнан соң тернәкләнү өчен яңа ысул уйлап тапканнар

Бу ысул пациентның үпкәләрен тәртипкә китерергә һәм организмга башка системаларны да кислород белән туендырырга ярдәм итә.

Екатеринбург табиблары коронавирус инфекциясе белән авырткан пациентларны тернәкләндерү өчен үзенчәлекле ысул куллана башлаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Екатеринбургның Ветераннар госпитале хезмәткәрләре сөйләвенчә, алар пациентның үпкәләрен тәртипкә китерү һәм организмга башка системаларны да кислород белән туендырырга ярдәм итү өчен барокамералар куллана.

Табиб-физиотерапевт Евгений Дербышев сүзләренчә, кислород бу җайланмгана басым астында кертелә.

«Әгәр берәр урында кан йөрешенә яки кислород тапшыруга киртә булса, шушы киртәне аны әйләнеп узып, пневмония аркасында зыян күргән күзәнәкне кислородка баетабыз», — дип аңлатты ул эш механизмын.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев