Контракт буенча хезмәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Район советында контрактлы хезмәткә гражданнарны сайлап алу һәм контракт буенча хезмәт итәргә теләүче затлар өчен документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә авыл җирлекләре башлыклары, хәрби комиссариат, эчке эшләр бүлекләре вәкилләре, хәрби-учет өстәлләре хезмәткәрләре, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Махсус хәрби операция уздыру чорында ир-егетләр өчен контракт буенча хезмәт – ул Россия Кораллы Көчләре сафларына кереп, үзеңнең иң яхшы гражданлык сыйфатларын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек.
Киңәшмә кысаларында әлеге юнәлеш өчен җаваплы затлар гражданнарны контракт, мәгълүмати эшчәнлек буенча хәрби хезмәткә сайлап алу эше нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар белән чыгыш ясадылар.
Киңәшмәдә катнашучылар бергәләп гражданнарны контракт хезмәтенә җәлеп итү буенча агитация кампаниясен активлаштыру турында фикер алыштылар, әлеге мәсьәлә буенча оешмалар һәм ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлегенә игътибар иттеләр.
Контракт төзү турында тулырак мәгълүматны районның хәрби комиссариаты бүлегенә килеп (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Совет урамы, 2 йорт) яисә 8 (843 44) 2-73-66 телефонына шалтыратып белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев