Комиссия утырышында районда наркотикларга бәйле хәл турында фикер алыштылар
Район советында узган утырышта наркотиклар белән авыручылар саны динамикасы һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше турында фикер алыштылар.
Район территориясендә составында наркотик булган үсемлекләрне игүнең 7 факты теркәлгән иде. Узган ел наркологта 10 кеше һәм наркотикларга бәйле 4 кеше исәптә торды. Әмма, хокук саклау органнары да, табиблар да наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы затлар күбрәк дигән фикердә. Чөнки еш кына әлеге матдәләрне куллануга хирыслык медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә генә ачыклана. Әлбәттә, беркем дә үзе теләп наркологка бармый.
Полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов сүзләренә караганда, Аксубай районының наркотик матдәләр тарату буенча уңышсыз булган районнар белән территориаль күршелектә булуы хәлне кискенләштерә.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов район халкының, шул исәптән яшьләр һәм яшүсмерләр мохитендә дә наркотиклар белән авыручылар саныны динамикасы турында сөйләде. Районның баш табибы сүзләренә караганда, узган ел яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр куллану очраклары теркәлмәгән.
Профилактик эшләр кысаларында районның барлык органнары һәм тармаклары яшьләр, мәктәп укучылары арасында бик күп чаралар оештыралар. Тик район башлыгы Камил Гилманов контроль булуны гына түгел, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек булуын да таләп итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев