Аксубай районында COVID-19 белән бәйле вәзгыять киеренке кала бирә.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә районда яңа коронавирус инфекциясенең 6 очрагы теркәлгән. Авыручыларның 4се – аксубайлылар, Савруш һәм Иске Ильдеряктә – берәр кеше.
Санитар табиб, гражданнарның шәхси гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәүләренә, битлектән йөрүләренә, аларны еш алыштыруларына һәм йогышсызландыру эремәсен һәрвакыт куллануларына турыдан-туры шиген белдерде.
Декабрь – Яңа ел бәйрәмнәре чоры. Район башлыгы Камил Гилманов та коллективларда кооперативлар һәм бәйрәмнәр уздыру уңаеннан катгый карашын әйтте.
– Бәйрәмнәр һәм күңел ачулар – бала-чагалар өчен генә. Алар өчен, әлбәттә инде, яңа ел чыршылары нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәп уздырылачак. Ә менә өлкәннәргә бөтен җитдилекне аңларга кирәк. Бәйрәмнәр оештыручылар, ашханәләр һәм кафелар өчен кайбер икътисадый югалтулар булуын аңлыйбыз. Бер бәйрәм табыны зур югалтуларга китерергә мөмкин, кеше гомере күңел ачулардан күпкә мөһимрәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.
Андрей Тимирясов районның хезмәт коллективлары буенча авырулар статистикасын анализлады һәм коллективта ике яисә аннан күбрәк кешенең яңа коронавирус йогышы белән авыруына юл куйган җитәкчеләрне оператив штаб утырышында тыңларга тәкъдим итте.
Район башлыгы санитар табиб инициативасын хуплады һәм әлеге мәсьәләне планерка беркетмәсенә кертергә кушты – мондый оешмаларга, һичшиксез, хезмәтләр һәм ведомстволар тикшерүе җибәреләчәк.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов, гражданнарның COVID-19 һәм ике яклы үпкә ялкынсынуы авырулары вакытында дәвалау чараларының төрле булуын аңламаулары өчен борчыла.
–Анализлар һәм компьютер томографиясе нигезендә бары тик табиблар гына дөрес диагноз куя ала, – дип тагын бер кат искәртте районның баш табибы. – Ял көнендә Аксубай үзәк хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсенә вируслы пневмония һәм яңа коронавирус йогышына шикле җиде кеше килде, өч кеше янына ашыгыч ярдәм машинасы чыкты. Хәлнең тотрыклануы күзәтелми.
Нет комментариев