Синоптиклар һава шартларының начараюы хакында кисәтә.
Бүген көндез һәм кич Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, синоптиклар көньяк-көнбатыш һәм көньяктан көчле җил турында кисәтә. Аның тизлеге урыны белән секундына – 21, Казанда 20 метрга кадәр җитәчәк.
Источник: tatar-inform.tatar
Нет комментариев