Анда чыршы һәм алмагач үсентеләрен утыртуда район башлыгы Камил Гилманов та катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан авыл халкы һәм мәктәп укучылары ял паркында агачлар утыртырга чыктылар. Аларга район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев та кушылды.
Советлар Союзы Герое Григорий Романовның кече ватанында ял паркында 25 төп зәңгәр чыршы һәм 19 төп алмагач утыртылды. Агач утыртуда тыл хезмәтчәне Антонина Чепелева да катнашты, ул район җитәкчесе белән алмагач утыртты.
Авыл халкы сүзләренә караганда, парк урынында зур эш башкарылган. Биредә эш 2016 елда башланган, әкренләп мәйданнан карт тирәкләр һәм өрәңге куакларын кисеп, тамырларын чистартканнар. Хәзер бу урында балалар өчен уен мәйданчыгы, күл, эскәмияләр, брусчатка түшәлгән сукмаклар пәйда булды. Ә кышын биредә авыл халкы, кайткан кунаклар тимераякта шуа алсын өчен боз мәйданчыгы ясыйлар.
Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев мондый зур эшне оештыруда ярдәм иткән өчен Аксубай районы башлыгына һәм Татарстан Президентына зур рәхмәт белдерде.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Нет комментариев