Хуҗалыклар терлек азыгы әзерли
Аксубай районы кырларында терлек азыгы әзерләү югары темпта бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 5300 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырылган – планлаштырылган мәйданның яртысына якын, 17 мең тоннага якын сыйфатлы сенаж (план күрсәткеченнән 30 процент) салынган, 4 мең тоннага якын печән әзерләнгән (планга карата 77 процент).
«Аксу Агро», «Раздолье», «Актай» авыл хуҗалыгы предприятиеләре күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруны төгәлләделәр. Бүгенге көнгә «Аксу Агро»да – 7 мең тоннадан артык , «Раздолье»да 2 мең ярым тоннага якын сенаж әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев