Соңгы яңалыклар

«Хозур ТВ» телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде

Канал гарәп дөньясына Россиядәге исламның матурлыгын, илебездә яшәүче мөселманнарның тормыш үзенчәлекләрен күрсәтү өчен эшләнгән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«HUZUR TV Arabic» каналы гарәп дөньясына Россиядәге исламның матурлыгын, илебездә яшәүче мөселманнарның тормыш үзенчәлекләрен күрсәтү өчен эшләнде. Моннан тыш, каналда татар дини мирасының бай тарихы да чагылдырыла, диелгән хәбәрдә.

Бүгенге көндә каналда «Мөһим сөйләшү» социаль проектының беренче сезоны күрсәтелә башлады. Һәр серия Исламдагы әхлакый принципларны һәм традицион кыйммәтләрне, мөселман әхлакый доктринаны күрсәтә һәм гыйбрәт бирә. Видеоматериал профессиональ дикторлар тарафыннан укылган.

«Хозур ТВ» телеканалы — өлкәннәр һәм балалар өчен рус һәм татар телләрендә тәүлек буе эшли торган беренче мөселман телеканалы.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев