Россиядә түләүле юлда йөрү өчен түләмәгән хокук бозучы автомобильчеләргә яңа штраф салынырга мөмкин.
Бу хакта «Коммерсантъ»ка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Басма күрсәткәнчә, Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына административ хокук бозулар турындагы Кодекска хокук бозган өчен штрафлар кертү каралган төзәтмәләр проектын җибәргән.
Закон проекты нигезендә, түләүле юлда йөрү өчен түләмәгәндә җиңел автомобиль йөртүчеләрне 2,5 мең, автобус һәм йөк машиналары шоферларын 5,5 мең сумга штрафка тартырга тәкъдим ителә.
Карарлар Россия Транспорт күзәтчелеге тарафыннан автомат камералар ярдәмендә чыгарылачак, дип яза басма. Шулай ук, машина йөртүче түләүле юл хуҗасы алдында бурычын 60 көн дәвамында түләсә, штрафны гамәлдән чыгарырга мөмкин, дип билгеләп үтелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев